Кама таңнары
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
25 февраль 2021, 16:55

Фикерләргә өйрәтә торган уен

Краснокама районында шахмат буенча куст ярышлары бара.

Шахмат уены бүгенге компьютер, гаджетлар дөньясында да популярлыгын югалтмый. Әлеге уенның иң төп әһәмияте - кешенең интеллектуаль сәләтен үстерергә ярдәм итүдә.
Шахматлар төптән уйлап эшләргә, тәртипкә өйрәтә. Образлы һәм абстракт күзаллауны үстерә, укуда да ярдәм итә. Шуңа күрә шахмат уйнарга өйрәтүне мөмкин кадәр иртәрәк башларга кирәк.
Районда шахмат уйнарга яратучы балалар аз түгел. Алар төрле дәрәҗәдәге ярышларда сыный үз көчләрен, иптәшләрчә матчларда да очрашалар. Ә инде 25 һәм 26 февраль көннәрендә Краснокама районында шахмат буенча куст ярышлары бара. Көчле уенчылар муниципаль этапта очрашачак.
Читайте нас: