Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
28 февраль 2021, 21:15

Дмитриевлар - иң спорт сөюче гаилә

Краснокама районы хакимияте башлыгы бүләгенә гаилә фестиваленең финал ярышлары узды.

Сәламәтлек һәм актив озын гомерлелек елы кысаларында Николо-Березовкада Краснокама районы хакимияте башлыгы бүләгенә “Әти, әни, мин – спорт сөюче гаилә” район фестиваленең финал ярышлары узды.
Ярышларда авыл авыл биләмәләре арасында барган төбәк уеннарда җиңүчеләр катнашты. Командалар мавыктыргыч конкурсларда ярышты, олылар да, балалар да беренче булырга тырышты. Шулай да Николо-Березовка авыл биләмәсе данын яклаучы Дмитриевлар гаиләсе барысыннан да җитезрәк, төзрәк булып чыкты.
Фото: https://vk.com/krasnokama_rb
Читайте нас: