Кама таңнары
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Спорт
29 март 2021, 13:25

Булачак яклаучылар

«Яклаучылар, алга!» республика конкурсының муниципаль этабы узды.

Мәктәп тормышында балаларга патриотик тәрбия бирү, сәламәт яшәү рәвешен киң тарату, тормышка позитив караш булдыру зур урын алып тора. Бу уңайдан төрле чаралар оештырыла. «Яклаучылар, алга!» республика конкурсы да шушы юнәлештә алып барылган эшләрнең берсе.
26 мартта Николо-Березовка мәктәбе базасында конкурсның муниципаль этабы узды. Анда гомуми белем бирү мәктәпләреннән 3-4нче сыйныф укучылары очрашты. Аларга каршылыклар полосасын узарга, юл йөрү кагыйдәләрен, туган якларын яхшы белүләрен күрсәтергә һәм тагын башка конкурсларда белемнәрен сынарга туры килде.
Барлык төр сынаулардан соң җиңүче билгеләнде – Николо-Беревочка мәктәбе командасы район данын конкурсның төбәк этабында яклачак.
Фото: https://vk.com/krasnokamaroo
Читайте нас: