Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
вакыйгалар
18 октябрь 2018, 22:05

Тимә юл билгеләренә

Быел район авылларында юл билгеләрен җимерә башладылар. Инде 15ләп юл билгесе бозылган, нигездә болар – «Җәяүленең юлны кисеп чыгу урыны», «Балалар», «Ясалма тигезсезлек», «Куркыныч борылма», «Юл бир» билгеләре.

Ә бит юл билгеләре тиккә куелмый. Гражданнарның уйламыйча эшләгән эшләре, гамәлләренең җитдилеген аңаламаулары көтелмәгән кайгылы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Урындагы халык безнең юлларны энәсеннән җебенә кадәр яхшы белсә дә, читтән килгән водительләргә районда ориентлашуы күпкә катлаулырак. «Җәяүленең юлны кисеп чыгу урыны», «Балалар», «Ясалма тигезсезлек», «Куркыныч борылма», «Юл бир» билгеләренең булмавы чын фаҗига китереп чыгаруы ихтимал.
Юл билгеләре – автомобильчеләрнең юлда иң төп ярдәмчесе. Аларның булуы һәм яхшы күренүе хәвефсезлек нигезе.
Дәүләт автоинспекциясе тарафыннан әлеге хокук бозуларны бетерү буенча билгеле эшләр башкарыла: урындагы үзидарә органнарына күрсәтмәләр язылган, юл билгеләрен сатып алуга һәм урнаштыруга бик күп акча тотыла.
Краснокама районы буенча эчке эшләр бүлеге белдерә һәм кисәтә: РФ Җинаять Кодексының 214нче маддәсенә («Вәхшилек») ярашлы, биналарны һәм башка корылмаларны мәсхәрәләгән, җәмәгать транспортында яисә башка җәмәгать урыннарында милекне бозган өчен җинаять җаваплылыгы каралган. Гаепле кеше 40 мең сумга кадәр яисә өч айлык хезмәт хакы күләмендә штрафка тарттырыла, яисә 360 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә, яисә бер елга кадәр төзәтү эшләренә җәлеп ителергә, яисә өч айга кадәр кулга алынырга мөмкин.
Азат Алимбеков, Краснокама район буенча эчке эшләр бүлегенең ЮХХДИ начальнигы.
Читайте нас: