Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
вакыйгалар
14 ноябрь 2018, 16:00

Ике гаилә урамда калды

Узган атнада районда ике йорт янган.

Беренче янгын Николо-Березовкада чыккан: Чкалов урамында бер пенсонерның өе янган. Алдан алынган мәгълүматлар буенча, ут верандада электрүткәргечнең кыска ялганышыннан чыккан. Өй байтак зыян күргән.
Куян авылының Бакча урамында урнашкан өй хуҗалары бөтенләй авыр хәлдә калган. Биредә янгын якшәмбе көнне кичке сәгать 11ләр тирәсендә чыккан. Янгын сүндерүчеләр 10х12 метрлы агач йорт, мунча һәм КИА-Спортейдж машинасы яна дигән хәбәр алган. Алар барысы да диярлек янып беткән. 83нче янгын часте начальнигы Салават Фәттахов хәбәр итүенчә, быел районда янгыннар саны былтыргыга караганда 6 очракка күбрәк. 17,5 млн сумлык зыян килгән, ә иң зур фаҗига – янгын нәтиҗәсендә өч кеше үлгән, ә былтыр бер генә ут корбаны булган.
Иң күп янгыннар Николо-Березовкада теркәлгән – 11, икенче урында, йортлар саны күпкә азрак булса да, Куян авыл советы – 6 янгын очрагы.
Читайте нас: