Кама таңнары
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
вакыйгалар
20 ноябрь 2018, 16:36

Мәктәп автобусы водителен руль артында исерек килеш тотканнар

Аны полицейскийлар күреп калган.

Дүшәмбе, 19 ноябрьдә, Редькино авылы буйлап «Балалар» билгесе куелган автобус үтеп барган. Аны полицейскийлар күреп калган, чөнки водитель юл хәрәкәте кагыйдәләрен дә үтәмәгән, фараларын да кабызмаган. Шикле автобусны туктатканнар. Һәм ярый әле туктатканнар: беркетмә тутырган арада полиция хезмәткәрләре аннан аракы исе килүен сизеп калган.
- Инспекторларның шикләнүләре расланды – прибор 0,340 мг/л дан артык күрсәтте, - дип сөйлиләр ЮХХДИдә.
59 яшьлек мәктәп автобусы водителенә алга таба идарә итүгә рөхсәт итмиләр. Автобус салонында егерме 5 һәм 7нче сыйныф укучылары була, аларның Яңа Бурадан Николо-Березовкага баскетбол ярышларына килгән чагы була. Яшь спортчыларны тәгаенләнгән урынга икенча автобус белән илтәләр.
Бичара шоферны хәзер ел ярымга шофер таныклыгыннан мәхрүм итәчәкләр һәм исерек килеш руль артына утырган өчен штраф түләтәчәкләр. Аның турында гомер буе шофер булып эшләве, ә соңгы 10 елда мәктәп автобусында балаларны йөртүе билгеле.
Исерек водительне рейска чыгарган өчен җаваплы шәхескә – 20 мең, ә оешманың үзенә 100 мең сум штраф бирәчәкләр.
Читайте нас: