Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
вакыйгалар
21 ноябрь 2018, 14:00

Бозлы яңгыр баланы әнисез калдырды

Шимбәдән башлап Башкортстан территориясендә бозлы яңгыр явуы күзәтелә.

Шимбәдән башлап Башкортстан территориясендә бозлы яңгыр явуы күзәтелә.
Бу күренеш шунысы белән куркыныч: яңгыр тиз генә бозга әйләнә, һәм юлларда коточкыч бозлавык хасил була, ә агачларга һәм тимерчыбыкларга боз утыра. 17 ноябрьдә БР Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров кушуы буенча төбәктә федераль трассаларда һәм республика әһәмиятендәге юлларда автобуслар хәрәкәтен чикләү турында карар кабул ителде. Водительләргә юлларда әкрен йөрергә һәм юлга чыкмый торырга киңәш ителде. Әмма барыбер болар гына ярдәм итмәде. Территориядә шушы көннәрдә 8 кеше вафат булган, һәм шуларның берсе – Краснокама районы территориясендә.
18 ноябрьдә 18 сәгать 20 минутта Дүртөйле-Нефтекама юлының 62нче километрында 30 яшьлек Нефтекама кешесе «Лада Приора» машинасы белән китеп барганда каршыга килгән ВАЗ-2121 машинасы белән бәрелешә. «Приора»ның 26 яшьлек пассажиры авария урынында вафат була, водитель һәм 2018 елгы кызы дәваханәгә озатыла.
Район хакимиятенең дүшәмбе киңәшмәсе дә юллар торышыннан башланды. Краснокама юл ремонт-төзелеш идарәсенең баш инженеры сөйләвенчә, ял көннәрендә дүрт машина ком-тоз катнашмасы сибү белән мәшгуль булган. Бу эш дүшәмбе көнне дә дәвам иткән.
Соңгы вакытта район оперативкасы бетү белән үк видеоконференция режимында үткән БР хөкүмәтәнең оператив киңәшмәсе дә шулай ук юллардагы хәлләрне тикшерүдән башланды. Башкортстан җитәкчесе Башгидрометцентр вәкилләреннән дә республика халкын якынлашып килгән бозлы яңгыр турында алдан искәртү һәм шундый күп корбаннарга юл куймау мөмкин түгел идеме дип хәлне аңлатуларын сорады. «Бу күренешне алдан фаразлау авыр. Без аны факт буенча гына күрә алабыз, - дип билгеләде оператив кәңәшмәдә синоптик. - Шуны гына әйтә алам: шимбә көнне күзәтелгән күренеш бөтен җирдә дә булды, ләкин ултырмалар күләме буенча 5 миллиметрдан артмады, шуңа күрә «шторм» турында хәбәр җибәрмәдек».
Радий Хәбиров хәбәр итү параметрларын яңадан карауларын сорады һәм «сигез мәет җыеп йөргәнче, республиканы аякка бастыру яхшырак», диде.
Метеорологлар фаразлавынча, алдагы көннәрдә Башкортстан районнарында кар явуы көтелә, ләкин кар катламы калын булмаячак. Атнаның икенче яртысында гына кар күп явачак.
Читайте нас: