Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
вакыйгалар
22 ноябрь 2018, 15:58

Юл төзүчеләр кайчан эшли башлар?

Атна буе гәзиттә күтәреп чыккан юллар һәм алардагы юл-транспорт вакыйгалары темасы безнең катнашлык белән көтелмәгәнчә дәвам итте.

Атна буе гәзиттә күтәреп чыккан юллар һәм алардагы юл-транспорт вакыйгалары темасы безнең катнашлык белән көтелмәгәнчә дәвам итте.
Чәршәмбе көндезге сәгать берләрдә без редакция машинасында Нефтекамага таба юл тоттык һәм район үзәгенең стелласын узып та өлгермәдек, алдагы көнне "Лада" юл кырыенда торган автобуска килеп бәрелгән урында, каршы яктан килгән машинаны кинәттән уйната башлады. Капма-каршы килеп бәрелүдән качарга тырышып безнең водитель уңгарак алды, тик шулай да бәрелешүдән бөтенләй качып булмады - «Шевроле Круз» безнең арткы ишеккә килеп бәрелде, бамперны имгәтте, аннары, уңга-сулга уйнатып, пассажир ягындагы алгы ишеге белән баганага килеп бәрелде һәм юл кырыена төшеп китте.
Без исә күпмедер вакыт юл буйлап аркылы бардык, мин инде, машина әйләнер дип, иң начар уйларга бирелдем. Шөкер, машина йөртүчебез Радик Әхмәтхановның тәҗрибәсе һәм кинәт килеп туган хәлләрне тиз арада бәяли белүе нәтиҗәсендә без исән һәм имгәнмәдек. Машинабызның бер ягы гына җимерелде.
Бу бик шәхсән эш, кем әйтмешли, мин бу хакта район гәзите битендә язмаган да булыр идем, әмма мине аптыраткан һәм ачуымны китергән өч әйбер бар.
Беренчесе. Әлбәттә, бераз ушны җыю белән иң тәүдә полициягә шылтыратырга кирәк дигән уй килде башка. 8(34759)7-72-02 номерын җыю бернәрсә дә бирмәде, 112нче җыярга туры килде. Хатын-кыз тавышы ни өчендер автомобильнең маркасы һәм номеры турында сораштыра башлады, ә бит мондый очракларда, минем карашка, бәрелешкән урынны һәм ни хәлдә икәнлегебезне әйтсәк тә җитәдер.
Мин машинабызның дәүләт номерындагы хәрефләрне искә төшерергә тырыштым, ә чыбыкның теге башында, Сез вакыйга булган урында түгелсезмени ул, дип шелтәли башладылар.
Әгәр дә гади пассажир шылтыратса? Әгәр дә ул каты имгәнү сәбәпле машинадан чыгалмаса? Шок хәлендә калса хәрефләрдә буламени кешенең эше? Еларсың да көләрсең дә, кыскасы.
Нәтиҗәдә мин, хезмәттәшләрем белән элемтәгә чыгып, алардан стационар телефоннан турыдан-туры дежур частена шылтыратуларын сорадым. Һәм без полициядән килүләрен көтә башладык. Әмма без уйлаганча килеп чыкмады. Безнең бәхетсезлеккә, бу көнне кизү торган бердәндер экипаж Яңа Уразайда үлем очрагы белән булган авария урынына киткән иде. Безгә экипажны ике сәгать көтәргә кирәк иде, ә урамда май ае түгел. Ярый әле безнең машина кабына һәм җылынырга була иде. Әгәр дә андый мөмкинлек булмаса? Оптимизацияли торгач, шул хәлгә барып җиттек: ярдәм дә көтеп алып булмый.
Полиция начальнигы Денис Баклушин ниндидер бер киңәшмәдә хезмәткәрләр, шул исәптән, гаишникларның да, җитмәвенә юкка гына зарланмаган икән.
Бу минем ачуга тигән икенче нәрсә булды. Бәхеткә, безгә бер генә сәгать көтәргә туры килде. Безнең очрак белән ЮХХДИ начальнигы урынбасары үзе шөгыльләнде.
Барыннан ныграк мине менә нәрсә чыгарымнан-чыгарды - безнең юл эшчеләре кая? Нигә хәтта Нефтекама - Николо-Березовка юлына да ком сибелми? Җәй көне дә юлны карамыйлар, өсте-өстенә чокыр. «Район йөзе» булган юлны да тәртиптә тотып булмыймени?
Мин олы юллар турында сөйләмим дә. Без Уфага барган саен шундый фикергә киләбез: нәкъ безнең район территориясендә начар һава торышы вакытында юллар ни дисәң ул түгел. Ә Дүртөйле районы территориясенә керү белән юллар кардан чистартылган, ком сибелгән.
Краснокама юл ремонт-төзелеш идарәсе җитәкчелегенең җавабы гади: водительләр үзләре гаепле, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәми. Ә без менә үтәгән идек тә, тәгәрмәчләребез дә кышкы иде. Ике машинаныкы да. Әмма бу гына җитми шул: юллар да аз булса да һава торышының нинди булуыннан чыгып каралсын иде. Ә монысы инде юл эшчеләренең намусында. Һәм аварияләрнең саны артуында аларның да гаебе зур.
Сишәмбе көнне дә көндезге сәгать дүртләр тирәсендә Нефтекама - Николо-Березовка юлында авария була. ВАЗ-2110 машинасы руле артында утырган кыз идарәсен югалта һәм вахта автобусына килеп бәрелә. Тегесе юл кырыенда нефтьчеләрне көтеп торган була. Күрүчеләр әйтүенчә, каза күрүче аңын югалткан һәм дәваханәгә озатылган. Әлеге вакыйга буенча тикшерү бара.
Читайте нас: