Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
вакыйгалар
29 декабрь 2018, 17:31

Законсыз балык тотканнар

Район прокуратурасы законсыз балык тоту буенча ике гаепләү актын раслады.

Алдан сорау алу буенча билгеләнүенчә, октябрьдә 39-40 яшьләрдәге өч ир-ат, Үле Танып тыелган корал - «чәнечке» - кулланып, законсыз 29 чуртан балыгы тоткан. Нәтиҗәдә тирә-як мохиткә һәм су биологик ресурсларына 7250 сумлык матди зыян килгән.
Ә икенче гаепләү акты 41 һәм 52 яшьлек Агыйдел шәһәрендә яшәүчеләргә карата расланды. Алар Лобода күлендә шулай ук «чәнечке» кулланып, законсыз балык тоткан. Бу юлы 15 чуртан зыян күргән. Табигатькә килгән зыян 3750 сум тәшкил иткән.
Читайте нас: