Бу хәл кичә булган. БР ЮХХДИнең матбугат хезмәте белдерүенчә, авария нәтиҗәсендә машина хуҗасы һәм аның 61 яшьлек пассажиркасы имгәнүләр алганнар.
Машина йөртүче әйтүенчә, ул идарәсен көчле җил аркасында югалткан.
Әйткәндәй, 19 сентябрьдә республикада гарасат котыра. Нәтиҗәдә урыны белән агачлар, реклама баганалары ава, бина түбәләре җимерелә. Утсыз калучылар да була.