Кама таңнары
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
вакыйгалар
20 сентябрь 2019, 16:01

Әни кеше янгыннан үзенең алты баласын коткара

Яңа Каенлык авылында чыккан янгында алты сабый могҗиза белән генә исән кала. Аларны үз әниләре коткара.

Чәршәмбедән пәнҗешәмбегә каршы китапханәдә эшләүче күп балалы ана Чулпан Зәйниева йокларга ятар алдыннан, балаларының документларының күчермәсен эшләргә дип, китапханәгә килә. Балаларын ул төн кунарга әнисе белән апасына илткән була, чөнки иртән үзе эшләре буенча шәһәргә барырга җыена.
Китапханә авыл биләмәсе хакимияте бинасында икенче катта урнашкан, ә Чулпанның әнисе яшәгән йорт койма аркылы гына. Менә шул якынлык йорттагы тугыз кешене үлемнән коткарып кала да инде.
Китапханәдә Чулпан нишләптер тәрәзәгә карыйсы итә һәм верандадан төтен чыгуын күреп кала. Шул секундта ул урамга чыгып йөгерә, кычкырып ярдәмгә чакыра башлый.
- Мин йөгереп килеп җиткәндә веранда яна иде, шунда ут йортка да күчте. Ничек өйгә кергәнемне хәтерләмим дә, дөбер-шатыр барысын да уята башладым, ә балаларны ярдәмгә килеп җиткән күршеләр һәм авылдашларга тәрәзә аша биреп тордым. Әни бермәл телевизорга барып ябышты, әмма мин аны туктаттым, чөнки һәр секунд кадерле иде. Янгын сүндерүчеләр тиз килеп җитте җитүен, ләкин йортны ут тулысынча камап алган иде.
Янгын сүндерүдә Яңа Каенлык авыл биләмәсенең ирекле-янгын сүндерү командасы, 83нче һәм 125нче янгын сүндерү частьларенең машиналары катнашкан.
Кирпеч белән тышланган фин йорты тулысынча янып беткән. Йорт урынында хәзер корым исе сеңгән кирпеч стеналар гына торып калган. Бәхеткә, кешеләр зыян күрмәгән.
Янган йортта Чулпанның әнисе, аның тол калган сеңлесе Резеда Әмирова, Резеда ханымның улы һәм кызы белән кияве яшгәннәр. Әткәндәй, Резеда ханым 30 ел гомерен мәктәпкә багышлаган кеше. Әлеге вакытта алар барысы да алты бала тәрбияләүче Зәйниевлар гаиләсендә яши. Йортны тергезергә гаиләнең акчасы юк, алар битараф булмаган кешеләрдән ярдәм сорый.
Резеда Рафаильевна Әмированың реквизитлары:
4276060021533164 (карта кияве Зәйниев Раил Зиевичныкы, Резеда Рафаильевнаның бөтен документлары һәм банк карталары янган).
Каза күрүченең телефоны – 8-987-054-20-38.
Читайте нас: