Кама таңнары
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
вакыйгалар
11 октябрь 2019, 13:34

"Полиэф"та аварияне бетерү өчен 300дән артык коткаручы эшли

Тугызы кич "Полиэф" предприятиесендә кулланылган сулар җыелган бетон резервуар ярылган, аның эчедәге су чистартылмаган булган. Ул завод тирәсенә түгелгән.

Бер сәгатьтән соң авария урынында махсус оештырылган комиссия эшли башлаган. Химия әйберләре таралуны булдырмау өчен Уфадан 300 коткаручы һәм 90 берәмлек техника килгән. Изәк, Казмышлы һәм Уфимка елгаларында сәгать саен анализ өчен су пробалары алына.
Әлеге вакытта заводтан 4-5 километр ераклыкта дамба төзелгән. Белгечләр белдерүенчә, аның аша химик әйберләр үтмәячәк.
Әйтергә кирәк, әле бер урында суның сыйфаты бозылуы теркәлмәгән.
- Әлеге вакытта гадәттән тыш хәлнең нәтиҗәләрен бетерү өчен биредә белгечләр төркеме эшли. Казмышлы һәм Изәк елгаларында экологик постлар куелды, хәл Радий Хәбиров контролендә тора, аңа сәгать саен доклад бирәбез, - Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы Фәрит Гомәров.
"Полиэф" предприятиесе җитәкчелеге хәбәр иткәнчә, суда терефтал кислотасы булган. Алар күпмедер вакыт узгач, суда таралып югала икән. Әлеге вакытта бөтен көч аваряине туктатырга салынган. Шулай ук, аварияне бетерү белән бәйле барлык чыгымнарны, шул исәптән әйләнә-тирә территорияне рекультивацияләүне предприятие үз өстенә алачак.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/polief-ta-avariyane-beter-chen-300d-n-artyk-kotkaruchy-eshli/?sphrase_id=729946
Теглар:полиэф
Читайте нас: