Кама таңнары
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
вакыйгалар
11 октябрь 2019, 13:37

Радий Хәбиров: "Мондый аварияләр кабатланмаска тиеш"

10 октябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Благовещен районындагы «ПОЛИЭФ» заводында гадәттән тыш хәл буенча киңәшмә үткәрде.

– Барлык ашыгыч хезмәтләр аварияне локальләштерү һәм аның нәтиҗәләрен бетерү буенча тиз һәм оператив эшләдек. Авария хезмәтләре тиз арада барып җитте, төнлә беренчел эшләрне эшләдек. Әмма шундый кыска вакыт эчендә өченче авариянең сәбәпләрен аңларга кирәк. Өч очрак та төрле һәм бер-берсе белән бәйле түгел. Мондый очраклар беркайчан да кабатланмасын өчен чаралар күрергә кирәк. Ә авариядән килгән зыянны завод капларга тиеш, - диде Радий Хәбиров.
«СИБУР» җәмгыятенең генеральный директоры, идарә рәисе Михаил Карисалов гафу үтенде һәм китерелгән экологик зыянны капларга әзер булуын белдерде.
– Без барлык технологик процессларга тулы ревизия үткәрәчәкбез, резервуарларның торышын тикшерәчәкбез, искергән сыешлыкларны алмаштыра башлыйбыз. Кулланылган суларны агызуның нәтиҗәләре һәм туфракны рекультивацияләү берничә көн эчендә тәмамланачак. Ярылган резервуарны чистартканнан соң, ул тулысынча сүтеләчәк. Без «ПОЛИЭФ» эшен, чыннан да, хәвефсез итәчәкбез, - диде ул.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/radiy-kh-birov-mondyy-avariyal-r-kabatlanmaska-tiesh/?sphrase_id=729946
Читайте нас: