Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы Мазовлар гаиләсен табарга ярдәм итәчәк мәгълүмат өчен 500 мең сум күләмендә акча бирергә вәгъдә итә.
Исегезгә төшерәбез, Мазовлар (әтиләре һәм ике малай) 26 октябрьдә йөреп керергә чыгып киткән җирләреннән югала.
Әлеге вакытта полиция һәм волонтерлар аларны эзләүне дәвам итә.