Барлык яңалыклар
вакыйгалар
7 февраль 2020, 12:29

НЕФТЕКАМАДА МИКРОЗАЙМ ОФИСЫННАН АКЧА УРЛАГАН ИР-АТНЫ КУЛГАН АЛГАННАР

6 февральдә Нефтекама шәһәре полициясенә Социалистик урамда бер кызны кыйнаулары һәм акча урлаулары турында хәбәр керә.

Сәгать 11.00 тирәсендә микрозайм офисына маска һәм перчаткалар кигән бер ир-ат бәреп кереп, офис хезмәткәрен кыйный, яклары белән типкәли, һәм тумбадан 44 мең сум акчаны алып чыгып китә.
Талау факты буенча җинаять эше кузгатыла. Полицейскийлар җинятьченең эзенә төшәләр һәм аны кулга алалар. Ул электән хөкемгә тарттырылган Агыйдел шәһәреннән 31 яшьлек ир-ат булып чыга.
Читайте нас: