Кама таңнары
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
вакыйгалар
14 апрель 2020, 19:05

Янабыз!

Моңа кадәр күрмәгән проблемалар һәм бурычларга өстәп, без тагын “янабыз” да. Һәм үзебезнең гамьcезлегебез һәм тәртипсезлегебез аркасында янабыз.

Үткән атнада республикада булган 152 янгынның 10%ы, ягъни 16сы - «безнең янгыннар», Краснокама районы территориясендә булганнар. Нигездә алар коры үләннең янып китүе. 83нче янгын часте начальнигы Салават Фәттахов сүзләре буенча, мондый хәл Яңа Кабан, Саузбаш, Яңа Янъегет авыл биләмәләре территорияләрендә ел саен күзәтелә, алар шул рәвешле үзләренең чәчүлекләрен “чистарта”. Николо-Березовка, Сабанчы авылларында да ихаталарда ут кабулар булган. Сабанчы авылында янгын чүп яндырганнан чыккан. Йорт хуҗасы өенә чәй эчәргә кереп киткән, чыгуына ут йортка күчеп өлгергән. Күршеләре тырышлыгы һәм килеп өлгергән янгын сүндерүчеләр ярдәме белән генә янгын зурга китмәгән.
Ирина ВӘЛИЕВА
Читайте нас: