Кама таңнары
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
вакыйгалар
18 Май 2020, 16:30

Камада су арткан

Соңгы ике тәүлектә Кама елгасында су биеклеге кинәт артты. Елгада суның 2007 елдан бирле күтәрелгәне юк иде.

Камада су биеклеге 66,8 метрга кадәр күтәрелде. Ә кызыл куркыныч дәрәҗә 68 метрда тора, су шул дәрәҗәгә менсә, елганың тугайларга чыгуы ихтимал. Бүген елгага якын урнашкан һәм үзәннәрдәге объектлар су астында калган.
- Кеше гомерләренә куркыныч янамый, эвакуация таләп ителмәде, - ди район хакимиятенең гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча баш белгече Александр Огорельцев. - Пермь краенда һәм Коми Республикасында ташкын күзәтелгәнлектән Кама, Воткинск, Түбән Кама гидрологик электростанцияләре су агызу режимында эшли. Шунлыктан Камада су күтәрелде. «Дубники»да берничә дача йорты, теплица һәм түтәлләр су астында калды. Гражданнарга елга ярында ял итүдән тыелырга киңәш итәбез. Дача участоклары хуҗалары кыйммәтле әйберләрен алып китсә яхшырак булыр иде.
13 майдан белгечләр Камада су артуын күргән, аннары өч көн рәттән ул артуын дәвам иткән. 17 һәм 18 майда Камада су биеклеге, Александр Дмитриевич әйтүенчә, иң югары билгесенә җиткән һәм соңгы көннәрдә шул дәрәҗәдә тора. Алдагы көннәрдә, Воткинск ГЭСы белгечләреннән алынган белешмәләр буенча, су кими башлаячак. Бүген паникага бирелер сәбәп юк, дип белдерә алар.
Фирүзә Нигъмәтуллина
Читайте нас: