Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
вакыйгалар
28 Май 2020, 23:10

Фәрит Гомәров: «Суда иминлек чараларын төгәл үтәү генә бәладән саклап калачак»

Республикада ел башыннан сулыкларда балалар, балык тотучылар, машина йөртүчеләр катнашлыгында күңелсез очраклар булган.

Су коену мизгеле башланыр алдыннан БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча Дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомеров белән әңгәмә.
- Сулыкларда булган бәхетсезлекләр белән хәлне ничек бәялисез?
– Беренчедән, машиналарның суга төшеп китү очраклары ешайды. Мәсәлән, 8 майда Туймазы районында берәү, борылышта идарәсен югалтып, Өсән елгасына төшеп китә. Нәтиҗәдә водитель һәм пассажир һәлак булалар.
Икенчедән, балык тотканда бәхетсезлекләр артты. Ел башыннан 8 балыкчы батып үлгән.
- Май аенда тау елгаларында көймәләрдә йөзү быел ничек үтте?
- Коронавирус инфекциясе белән бәйле туристларның күбесе үзчикләүдә булды. Әмма иминлек кагыйдәләрен кире кагучылар да табылды. Нәтиҗәдә 1 майда Кече Инҗәр елгасында бер урынлы көймә әйләнде. Коткаручылар судан туристның көймәсен һәм үле гәүдәсен генә тапты. Аңа нибары 33 кенә яшь булган.
- Тиздән су коену мизгеле башлана. Суга батмас өчен нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәк?
- Иң мөһиме – махсус су коену урыннарын сайлагыз. Бәхетсезлекләр кешенең үзе аркасында була гадәттә. Таныш түгел һәм тыелган урыннарда су коенмаска киңәш итәм. Белмәгән җирдә суга сикермәгез. Исерек килеш һәм ялгыз гына суга кермәгез, ярдан ерак йөзеп китмәгез.
Тыелган урыннарда һәм исерек килеш су коенган кешеләргә 3-5 мең сум штраф салырга мөмкиннәр.
- Сабыйлар суга баткан очракта йөрәкләр аеруча әрни. Ни өчен сабыйлар белән бәхетсезлекләр ел саен була соң?
- Балаларның суда һәлак булу сәбәбе билгеле инде ул – өлкәннәр аларны ярда караучысыз калдыра. Быел суга батып үлүче беренче бала Гафури районыннан. 22 апрельдә югалган 9 яшьлек баланы 17 көн эзләделәр.
2017 елда Авыргазы районында булган хәл дә онытылмый. Ул чакта ике кыз баткан иде. Алар олыларсыз гына су коенган.
Нәтиҗә бер генә: балаларны үзләрен генә су буена җибәрмәгез, су буенда ял иткәндә аларны күз уңыннан ычкындырмагыз.
- Сезнең тармак тарафыннан хәвефле сулыкларның хисабы алып барыламы?
- Су коену мизгелендә кешеләр күпчелек Агыйдел, Уфа, Дим һәм Ай елгаларында батып үлә. Калган бәхетсезлекләр күлләр, буалар һәм карьерлар белән бәйле.
Күпчелек ирләр бата.
- Быел су коену мизгеленнән нәрсә көтәсез?
- Быелгы мизгел киеренке булачак. Бу диңгезләрдә ял итүчеләр өчен чикләүләр кертелү белән бәйле. Әлбәттә, алар республикадагы сулыкларга ашыгачак һәм еш кына су коену өчен махсус корылмаган урыннарны сайлаячаклар.
Ялларыгыз күңелсезлек белән тәмамланмасын өчен, су буенда сак булыгыз, иминлек чаралары турында онытмагыз!
Читайте нас: