Кама таңнары
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
вакыйгалар
18 июнь 2020, 14:10

Ут кешеләрне йортсыз калдырды

Яңа Бөртектә зур янгын булды.

17 июньдә сәгать 13.30да 83нче янгын сүндерү частена Яңа Бөртектә янгын чыгуы турында хәбәр керә. Янгын сүндерүчеләр килгәндә торак йорт янган була. Нәтиҗәдә кирпечтән 6х5ле йорт һәм бүрәнәдән веранда, кечкенә вагон янып бетә.
Тиз арада килеп җиткән янгын сүндерүчеләр утка башка төзелешләргә таралуга юл куймый. Янгын 83нче һәм 125нче янгын сүндерү частьлары, Яңа Каенлык авыл биләмәсеннән ирекле янгын сүндерүчеләр командасы көче белән сүндерелә.
Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Алдан исәпләүләр буенча, матди зыян 500 мең сум тәшкил иткән, 1 млн сумлык матди байлык саклап калынган.
Марина Журомскас
Читайте нас: