Әмма ул, кайберәүләр уйлаганча, тиз генә эшләнә торган эш түгел. Николо-Берёзовка авыл биләмәсе башлыгы ким дигәндә ярты ел шушы светофор артыннан чабулады. Һәм менә, ниһаять, эшләр тәмамланды.
Светофорны кабызырга бергәләп бардык. Төймәгә басып, юлны аркылы чыгып карадык. Бары да яхшы, эшли. 1 сентябрьгә балаларны көтәсе генә калды. Әйткәндәй, биредә автобус тукталышы да кордылар.