Кама таңнары
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
вакыйгалар
17 июль 2020, 14:28

Николо-Берёзовкада Монтажчылар урамында йорт салачаклар

Яңа йортны 2020 елның декабренда файдалануга тапшырмакчылар.

Район үзәгендә Монтажчылар урамында күпфатирлы йорт сала башлыйлар. Анда 3нче санлы авария хәлендәге йорттан кешеләр күчәчәк. Йортны күптән җимерергә кирәк дигән карар кабул ителгән, әмма ул нишләптер махсус программага керәлмәгән.
Әмма кешеләр район хакимиятенә, депутаталарга даими мөрәҗәгать итеп торган. Һәм менә, ниһаять, йорт иске һәм авария хәлендәге йорттан күчерү программасына кергән.
Дүшәмбе, 13 июльдә, сатуларны отучы Бәләбәй төзүчеләре килде. Алар район хакимияте башлыгы урынбасары Радик Гыйльмуллин, Николо-Берёзовка авыл биләмәсе башлыгы Марсель Солтанов, "Партнёр" җәмгыяте җитәкчесе Марат Фазлеев белән очрашып төзелеш эшләренең нечкәлекләре турында сөйләште.
Ирина Вәлиева
Читайте нас: