Кама таңнары
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
вакыйгалар
23 ноябрь 2020, 19:20

Өч көндә алты янгын чыккан

Соңгы көннәр янгын сүндерүчеләр өчен чын мәгънәсендә кызу булган. 20-22 ноябрьдә Краснокама районында алты янгын теркәлгән.

20 ноябрьдә Николо-Березовкада гараж һәм агач сарай түбәсе янган. Янгын китергән матди зыян якынча 300 мең сумга бәяләнгән.
21 ноябрьдә Сауз авылында ут чыгып агач йорт һәм хуҗалык блогы янып беткән. Алдан фаразланган сәбәбе – мичтән файдаланганда хәвефсезлек чараларын үтәмәү. Матди зыян якынча 100 мең сумга бәяләнгән.
21 ноябрьдә Кутлинкада агач сарай янган. Бер дуңгыз, сигез дуңгыз баласы, 18 тавык янып үлгән. Матди зыян якынча 100 мең сумга бәяләнгән.
21 ноябрьдә Саузбашта агач лапас янган. Матди зыян якынча 100 мең сумга бәяләнгән.
21 ноябрьдә Саклауда агач йортта тәрәзә төбенә ут капкан, йорт стеналары һәм кухня түшәме корымланган. Матди зыян якынча 10 мең сумга бәяләнгән.
22 ноябрьдә Николо-Березовкада верандасы белән мунча янган. Матди зыян якынча 300 мең сумга бәяләнгән.
Шунысы куанычлы, янгыннарда зарар күрүче кешеләр һәм һәлак булучылар юк.
Марина Журомскас
Читайте нас: