Кама таңнары
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
вакыйгалар
10 декабрь 2020, 23:05

Һәрвакыт янгын хәвефсезлеге таләпләрен үтәгез!

Башкортстанда янгын очраклары күп килеп чыгу белән бәйле рәвештә республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров халыкка мөрәҗәгать итте.

"Хөрмәтле республика халкы!

Кыш җитү белән янгыннарда һәлак булучылар саны кискен артты. Агымдагы елның беренче декадасында республикада янгыннарда 24 кеше үлгән, бу, узган ел белән чагыштырганда, өч тапкырга күбрәк.

8 һәм 9 декабрьдә Бишбүләк һәм Гафури районнарында өч бала утта һәлак булган. Аларга нибары 4тән 11 яшькә кадәр иде.

Үлем белән тәмамланган янгыннарның төп сәбәпләре:
1) тәмәке тартканда ут белән саксыз эш итү;
2) электр җиһазларын хәвефсез файдалану кагыйдәләрен бозу;
3) мич ягып җылытканда хәвефсезлек таләпләрен үтәмәү.

Урамда салкын һәм күпләр верандада, хәтта өйдә тәмәке тарта. Бу инде 12 кешенең үлеменә сәбәп булган. Фаҗига булмасын өчен, сүндерелмәгән тәмәкене ташламагыз, бинада тәмәке тартмагыз, электр җиһазларын кулланган вакытта янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен төгәл үтәгез.

Нәтиҗәле чараның берсе торакны янгын хәбәрчеләре белән җиһазландыру. Әлеге мини сиреналарны кую нәтиҗәсендә республикада 486 кеше коткарылды, шул исәптән 203 бала. Шулай итеп, 10 декабрь төнендә Дәүләкәндә, янгын хәбәрчесе тавышыннан уянып, 5 кеше, шул исәптән 3 бала коткарылды.

Һәм иң мөһиме - балаларыгыз белән бергә янгын вакытындагы гамәлләр алгоритмын өйрәнегез. Бу алгоритмны белгәндә күп кенә фаҗигаләрне булдырмый калырга мөмкин:
* Янгыннарны мөстәкыйль рәвештә сүндерергә тырышмагыз;
* Исерек якыннарыгызны һәм танышларыгызны, шулай ук, балаларны караучысыз калдырмагыз;
* Һәрвакыт янгын хәвефсезлеге таләпләрен үтәгез!
* Туганнарыгызга, әйләнә-тирәдәгеләргә аларны бозарга бирмәгез! Бары тик бергә генә янгыннар белән бәйле фаҗигаләрдән саклана алачакбыз!", ди Фәрит Гомәров.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/Yangin-h-vefsezlege-tal-pl-ren-t-gez-584639/
Читайте нас: