Кама таңнары
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
вакыйгалар
19 гыйнвар 2021, 16:10

Бер тәүлек эчендә районда өч янгын чыккан

83нче янгын сүндерү-коткару частеның янгын сүндерүчеләре бер тәүлектә өч тапкыр янгын сүндерергә барган.

18 гыйнварда 14 сәгать 50 минутта 112 номерына Карякино авылының Үзәк урамында урнашкан казанлыкта төтен чыгуы турында хәбәр кергән. Нәтиҗәдә газ казанлыгы зыянлаган һәм казанлык бинасы корымланган. Алдан фаразлауларынча, янгын сәбәпчесе – электр корылмасы конструкциясендәге һәм җитештерүендәге кимчелекләр. Матди зыян якынча 50 мең сумга исәпләнгән. Якынча 2 миллион сумлык матди байлык коткарылган. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Янгын сүндерү буенча хәрби гамәлләр кылынганда янгын хәвефсезлеге таләпләре бозылуы ачыкланмаган.
18 гыйнварда 15 сәгать 31 минутта Николо-Березовка авылының Комсомол урамында сарай януы турында хәбәр кергән. Янгын чыккан урынга 83нче һәм 37нче янгын сүндерү-коткару частьлары хезкәткәрләре барган. Алар килүгә 10х5 бүрәнә сарай янган булган. Янгынның алдан фаразланган сәбәбе – тәмәке тартканда ут белән саксыз кылану. Якынча исәпләүләр буенча, матди зыян 150 мең сумлык булган. 2,5 миллион сумлык матди байлык коткарылган. Һәлак булучылар һәм каза күрүчеләр юк.
19 гыйнварда 04 сәгать 19 минутта Николо-Березовкада тагын бер янгын чыккан. Бу юлы Ключевая урамында мунча янган. Янгын сүндерү-коткару часте отряды килгәндә мунчаны ут камап алган булган. Мунча шлакоблоктан төзелгән, үлчәме - 3х5. Янгын төтен торбасының дөрес куелмавы яисә төзек булмавы аркасында чыккан, дип фаразлана. Матди зыян якынча 50 мең сумга бәяләнгән, 4 миллион сумлык әйбер коткарылган. Һәлак булучылар һәм каза күрүчеләр юк.
Читайте нас: