Кама таңнары
+28 °С
Болытлы
Новости
18 декабрь 2018, 10:14

Боз кичүе ачылды

Узган атна азагында Иске Янъегет авылы янындагы Агыйдел кичүе аша боз кичүе ачылды. Боз кичүенең әзерлеген һәм аның хәвефсезлек таләпләренә туры килүен белгечләр раслады.

Узган атна азагында Иске Янъегет авылы янындагы Агыйдел кичүе аша боз кичүе ачылды. Боз кичүенең әзерлеген һәм аның хәвефсезлек таләпләренә туры килүен белгечләр раслады.
«Волна» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе сүзләре буенча, боз кичүен паром кичүен ябу белән үк әзерли башлаганнар. Ләкин бу эшкә һава торышы үз төзәтмәләрен керткән – көннәр салкынайтмау сәбәпле, хәвефсез хәрәкәт итәр өчен бозны калынайту авырлашкан. Шулай да боз кичүен былтыргыга караганда бер атнага иртәрәк әзерли алганнар.
- Әзерлек эшләрен ярдан, кичүгә керү юлыннан башладык. Турыдан-туры боз юлына килгәндә, башта чикләрен билгеләдек, автомобиль һәм җәяүлеләр зонасын чикләдек. Аннары караңгы вакытта юл якты булсын өчен баганалар урнаштырып, электр линиясе суздык. Бозның калынлыгы башта хәвефсез булсын өчен эшне махсус техника белән башкардык – һава «мендәре» ярдәмендә кар өрдердек. Юлны яхшы торышта тотар, кирәк булган саен кардан чистартып торыр өчен шулай ук дүрт техника бар, - дип сөйли Наил Кыямов.
Ә юлны әзерләүдә ул бөтен коллективның тырышлыгын билгели – боз юлын хәвефсезлек таләпләренә ярарлык итеп әзерләр өчен барысы да көне-төне эшләгән, трассага су сипкән.
Читайте нас