Кама таңнары
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
18 декабрь 2018, 17:57

«Жемчужина» башкала сәхнәсендә лаеклы чыгыш ясады

Николо-Березовка балалар сәнгать мәктәбенең «Жемчужина» үрнәкле хореография ансамбле Мәскәү шәһәрендә үткән «Бию эстафетасы» Бөтенрусия хореография сәнгате фестивалендә янә югары бүләккә лаек булды.

Николо-Березовка балалар сәнгать мәктәбенең «Жемчужина» үрнәкле хореография ансамбле Мәскәү шәһәрендә үткән «Бию эстафетасы» Бөтенрусия хореография сәнгате фестивалендә янә югары бүләккә лаек булды.
«Жемчужина» ансамбле (җитәкчеләре Н.Әхиярова, А.Ракыйпова) конкурста «Вдоль по улице» мари биюен башкарды. Тамашачыларның алкышлары чыгыш тәмамлангач та бик озак тынмый торды. Бу номер җирле традицияләрне кулланып төзелгән, аңа Краснокама районы марилары мәдәниятендә булган музыка, хәрәкәт, халык уеннары элементлары кергән.
Бүләкләү церемониясенә күпсанлы конкурсантлар һәм ата-аналар җыелды. Конкурс йомгаклары белдерелгәч, безнең барлык катнашучыларны да көчле дулкынлану биләп алды, һәм өч коллектив кына алып баручының сүзләрен игътибар белән тыңлады. Һәм менә ул, ниһаять, фестиваль җиңүчесен – Кубок һәм 1 дәрәҗә лауреаты дипломына ия булучыларны игълан итте. Болар - Николо-Березовка балалар сәнгать мәктәбенең «Жемчужина» үрнәкле хореография һәм «Алтынай» бию ансамбльләре.
Мәскәү сәхнәсеннән ике тапкыр «Николо-Березовка авылы. Башкортстан Республикасы» дигән сүзләр яңгырагач, катнашучылар аеруча горурлык хисе кичерде. Коллективларга киләсе конкурсларда катнашу өчен ташламалы сертификат, һәр катнашучыга исемле диплом, коллективлар җитәкчеләренә Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Фестиваль вакытында Youtube каналында туры трансляция барды, ата-аналар шуннан конкурс барышын күзәтеп торды. Алар конкурс номерларының беренчесеннән соңгысына кадәр балаларының уңышка ирешәчәкләренә бер минутка да шикләнмәде.
Икенче көнне балалар сәнгать мәктәбе укучылары башкаланың истәлекле урыннары белән танышты. Укучылар Кремльнең собор мәйданында да, Александр бакчасында мәңгелек ут янында да булды. Алар анда почет караулының алышынганын күрде, борынгы Маросейка, Воздвиженка, Иске Арбат урамнары буйлап йөрде.
Читайте нас: