Кама таңнары
+28 °С
Болытлы
Новости
23 гыйнвар 2019, 07:10

Полиция йомгак ясады

Русия Эчке эшләр министрлыгының Краснокама районы буенча бүлегендә оператив-хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясадылар.Киңәшмәдә Эчке эшләр бүлегенең Дознаниене оештыру идарәсенең БР буенча бүлеге җитәкчесе Ирина Шустова, район Советы рәисе Айрат Мортазин, бүлекнең Җәмәгать советы әгъзасы һәм ветераннар советы рәисе Клим Мусин катнаштылар. Краснокама полициясе коллективының ничек эшләве турында бүлек җитәкчесе подполковник Денис Баклушин сөйләде.

Русия Эчке эшләр министрлыгының Краснокама районы буенча бүлегендә оператив-хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясадылар.
Киңәшмәдә Эчке эшләр бүлегенең Дознаниене оештыру идарәсенең БР буенча бүлеге җитәкчесе Ирина Шустова, район Советы рәисе Айрат Мортазин, бүлекнең Җәмәгать советы әгъзасы һәм ветераннар советы рәисе Клим Мусин катнаштылар. Краснокама полициясе коллективының ничек эшләве турында бүлек җитәкчесе подполковник Денис Баклушин сөйләде.
- 2018 елдан райондагы криминаль хәлне тасвирлаучы күрсәткечләрнең күбесенең яхшыруы күзәтелә: теркәлгән җинаятьләрнең гомум саны кимеде, исерек килеш һәм җәмәгать урыннарында кылынган җинаятьләр азайды. Бакча йортларыннан, складлардан, база һәм кибетләрдән урлашу очракларын киметә алдык, - диде ул.
Бүлек җитәкчесе оператив-хезмәт эшчәнлегендәге кимчелекләргә дә тукталды. Төгәлрәк әйткәндә, электән хөкем ителүчеләр, балигъ булмаганнар тарафыннан һәм төркемдә кылынган җинаятьләр арткан. Гражданнарның гомере һәм саулыгына каршы җинаятьләр дә күбәйгән.
Тагын да кайбер бүлек җитәкчеләренең чыгышы тыңланды. Кимчелекләрне бетерү буенча тәкъдимнәр кертелде. Киңәшмәдән соң Эчке эшләр бүлегенең Дознаниене оештыру идарәсенең БР буенча бүлеге җитәкчесе Ирина Шустова гражданнарны кабул итте. Азакта ул бүлек музеен карады, коллектив белән очрашты һәм эш дәрәҗәсе, эшчәнлек нәтиҗәләре белән танышты.
Теглар:полиция
Читайте нас