Куян мәктәбе укучыларга белем һәм тәрбия бирү ягыннан, матди-техник базасының көчле булуы белән генә түгел, ә мәктәп бинасының уңайлылыгы буенча да райондагы үрнәкле мәктәпләрнең берсеннән санала. Шулай булуга карамастан, биредә дә проблемалар булган – ике корпус арасындагы бүлмәләргә су үтеп җәфалаган. Барысына да яссы түбә гаепле, ә проектның катлаулыгы аркасында аны озак еллар сүтәргә батырчылык итмәгәннәр.
- Мәктәп бинасы 1987 елдан бирле файдалана. Аңлашыла ки, еллар узу белән бина туза, әмма ике корпус арасындагы түбә аеруча искерде. Бу еллар дәвамында аны, әлбәттә, төзәтмәдек түгел, су аккан урыннарга даими косметик ремонт ясадык. Әмма дүрт-биш елдан соң түбә тагын су үткәрә башлап яңадан берәр төрле чарасын күрергә кирәк булды. Ә биредә урнашкан кече спорт залы һәм актлар залы актив файдаланыла. Шуңа да без бу сорауны хәл итүдә ярдәм сорап район хакимиятенә мөрәҗәгать иттек, - ди Куян мәктәбе директоры Ильфрида Хәйдәрова.
Мәйданы 400 квадрат метрлы түбәне декабрьда ремонтлый башлагач, мәктәп коллективы чиксез шатлана, чөнки ул башкача су үткәрмәячәк, дип тә ышандыралар. Катлаулы эш барышына «Краснокамстройзаказчик» предприятиесе исеменнән Фәнүс Исламов җитәкчелек итә. Мондый проблема барлыгын ул яхшы белә, чөнки Куян мәктәбе аның күз алдында төзелеп файдалануга тапшырыла, ә шул елларда ул җитәкләгән «Южарланнефть» идарәсе мәктәпкә байтак көч сала.
Бәясе 1 млн 305 мең сумга (акча район бюджетыннан бүленгән) баскан бу проектны тәҗрибәле подрядчик тормышка ашыра.