Өлкән яшьтәгеләр өчен оештырылган «Сәламәтлек һәм озын гомер мәктәбе»нә Николо-Березовка халкы, «Илһам чишмәсе», «Березовка кул осталары» клублары әгъзалары килде.
Эльвина Руфилевна әлеге авыруны кисәтү чаралары турында сөйләде: бу – ешрак саф һавада булу, бүлмәләрне сулап җыештыру, җилләтү, келәмнәрне алып кую, ел саен флюрография, спирография үтү, ютәлне азагына кадәр дәвалап бетерү, чирләгән очракта табиб кушканнарны мотлак үтәү. Һәм, әлбәттә, яман гадәтләрдән – тәмәке тартудан һәм тәмәке тартучылар кырында булудан - баш тарту.
Профилактика өчен шулай ук шар кабартырга, сулыш гимнастикасы эшләргә, салкын тию белән бәйле авырулар санын киметер өчен иммунитетны ныгытырга кирәк.