Язгы кыр эшләре башлануга авыл хуҗалыгы машиналарын һәм тагылмалы техниканы әзерләп бетерергә кирәк. Гадәттә, техниканы хуҗалыклар үз көчләре белән ремонтлый, бу механизаторларны эш белән тәэмин итәргә һәм акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирә.
Мәсәлән, “Алга” токымчылык заводы”нда техника ремонтлауга механизаторлардан 8-10лап кеше җәлеп ителгән, шуңа да гаражда кеше шактый гына. Әйтергә кирәк, эшләр өчен биредә уңайлы шартлар тудырылган: гараж биналары җылытыла, кирәкле җиһаз бар.
Быел механизаторлар ике КамАЗ машинасын төзәтүгә алынганнар. Узган елда шулай бер КамАЗга капиталь ремонт ясап караганнар да, катлаулы ремонтны үзебез дә булдыралабыз дигән фикергә килгәннәр. Машиналарны биредә көздән үк ремонтлый башлаганнар, чөнки тулы ремонтка ике айга якын вакыт кирәк. Механизаторлар шул ук вакытта тракторларны да төзәтәләр. Барлыгы биш берәмлек авыл хуҗалыгы техникасын көйләргә кирәк.
Гаражның күрше цехында да эш кайный: механизаторлар Иван Байрашев, Артур Фәйзуллин һәм Владимир Исаев тагылмалы техниканы көйлиләр.
- Тагылмалы техниканы көздән ремонтлый башладык, шуңа да бүгенгә тырмалар, чәчкечләр, культиваторлар көйләнеп беткән. Запас частьлар бар, әмма алар кыйбат булу сәбәпле, күпчелек очракта теге яки бу детальне көйәүнең башка әмәлен табарга тырышабыз. Мәсәлән, кирәк урында эретеп ябыштырабыз. Монда инде Артур Фәйзуллинга эш арта, ул эретеп ябыштыручы да. Детальләрне үзебез шомартабыз да. Гомумән, ремонт сыйфатлы булсын, әмма арзанга төшсен, дип тырышабыз, - дип сөйли цех мастеры Иван Байрашев.