Кама таңнары
+12 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Новости
25 гыйнвар 2019, 17:19

Закон бозган

Район прокуратурасы тарафыннан Николо-Березовкада урнашкан тюбинг-паркның эшчәнлегендә законнарның үтәлеше тикшерелде.

Егерме биш яшьлек район кешесе 2018 елның көзендә Николо-Березовка участогы урманчылыгы чикләрендә рекреацион эшчәнлек алып барыр өчен 1,2 гектар урманны арендага алган.
2019 елның кышында әлеге җирдә эшкуар тюбинглар белән таудан шууны һәм прокатка инвентарь алуны оештырган, шулай ук агач вагончик корып куйган.
Шул рәвешле, эшкуар, урман турындагы законнарны бозып, урман декларациясе һәм урман үзләштерүнең расланган проекты булмыйча торып, җир участогыннан файдаланган. Әлеге факт буенча район проркуратурасы эшкуар исеменә кисәтү җибәрде.
Читайте нас: