Гашыйкларга бүләк сайлауда "Кама таңнары" гәзите редакциясе дә ярдәмгә килергә булды. Йөрәк формасында ясалган открыткалардан тыш, сөйгәнегезне гәзитебез аша да котлый аласыз.
Шушы көн уңаеннан гына без котлауларга ташлама ясыйбыз, шуңа да бәясе кыйммәт түгел, нибары 300 сум гына! Без котлавыгызны гәзиттә дә бастырабыз, сайтка да куябыз.
Инде үз парларын табып, матур гаилә корып яшәүче гаиләләрне дә акциягә кушылырга чакырабыз. Котлау хатыгыз белән бергә туйда, гадәти көннәрдә, мәхәббәт җимешләрегез - балалар белән төшкән фотоларыгызны да бастырабыз. Гаилә архивыгызда сакланачак әлеге гәзитне еллар үткәч тә кулга алып, менә ничек матур яшәдек бит, дип горурланырлык булсын! Котлауларыгызны 13 февральгә кадәр кабул итәбез!
Яраткан кешеләрегезгә сюрприз ясагыз, күңелләре эреп китәрлек булсын!