Николо-Березовканың балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе базасында 2004-2005 елгы кызлар һәм малайлар арасында волейбол буенча район ярышлары үтте. Ярышларда Куян, Николо-Березовка, Мүзәк, Яңа Кабан, Яңа Каенлык, Арлан, Никольск, Бөрнеш, Яңа Бөртек авылларыннан 8 кызлар һәм 7 малайлар командасы катнашты.
Командалар җиңү һәм районның иң яхшы командасы исеменә көрәште. Алар үзләренең җитезлекләрен, чыдамлыкларын һәм рухи көчләрен күрсәтте. Киеренке көрәш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде: кызлар арасында беренче урынны Арлан мәктәбе командасы яулады, икенче урында – Куян, өченче урында Яңа Бөртек мәктәпләре командалары булды.
Малайлар командалары арасында Николо-Березовка мәктәбенә беренче урын бирелде. Икенче урынны – Никольск, өченче урынны Бөрнеш мәктәпләре малайлары алды.
Беренче урынны алган командалар 1 февральдә Илеш районының Яркәй авылында үтәчәк республика төбәк ярышларында район намусын яклаячак.