Күптөрле жанрларны берләштергән Халыкара мәдәният, сәнгать һәм иҗат конкурсы - «КИТ» - Удмуртия Республикасының Ижау шәһәрендә үтте. Чара «Үзеңне күрсәт!!! Синең талантың – синең байлыгың!» девизы астында үткәрелде.
Конкурс чагу, бәйрәмчә һәм бай эчтәлекле булды. Балалар - үзләренең чиксез талантларына, ә олылар аларның энергиясенә куанды. Конкурсантларның дәрәҗәсе бик югары булды, һәм аларның яшь булуларына бернинди дә искәрмә ясалмады.
Балалар сәнгать мәктәбенең фортепиано сыйныфында укучылар бик чагу һәм күркәм чыгыш ясады. Үзләренең чыгышлары белән яшь пианистлар тамашачыларны гына түгел, жюри әгъзаларын да таң калдырды, һәм аларга беренче дәрәҗә дипломанты исемнәре бирелде.
Укытучылары Светлана Зинанова һәм Лилия Сибрикова билгеләвенчә, кызлар мәктәп һәм район данын лаеклы яклаган. Аларны беренче дәрәҗә дипломанты исеменә лаек булулары белән котлыйбыз!