Кама таңнары
+28 °С
Болытлы
Новости
31 гыйнвар 2019, 09:12

"Район" үзе сезгә килә

Авылларда халыкны кабул итүләр башлана.

Елның бу мәлендә инде күптәннән килгән гадәт буенча халык җыелышлары башлана. Ләкин быел алар берникадәр үзгәрәк булачак.
Район хакимияте җыелышларны халыкны кабул итү формасында уздырмакчы. Ягъни үзләре азрак сөйләп, халыкны күбрәк тыңларга исәпләре.
Шунысы да бар, гадәттә хакимият вәкилләре, авыллардагы гражданнар җыелышларында катнашмый, биләмә конференциясенә генә килә иде. Авылларда халык җыелышлары узып, анда күтәрелгән төп проблемалар билгеле булгач, авыл биләмәсе башлыгы, яңгыраган сорауларны йомгаклап, теге яки бу район вәкилен чакырырга "заказ" бирә иде. Аннары хакимият сораулар бирелергә мөмкин булган вәкилләрне алып, конференцияләргә барды. Тик конференцияләрдә бар халык та катнашмый, авыл җыелышларында сайланган делегатлар гына килә. Әлбәттә, биредә дә төрле сорау-проблемалар күтәрелә, ләкин үз телең белән әйтү, үз колагың белән ишетү түгел инде бу.
Хәзер исә власть халыкка тагын да ныграк якынаерга уйлый. Хакимият һәм төрле хезмәтләр вәкилләре хакимият башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Олег Гыйльфанов җитәкчелегендә авылларда узган җыелышларда да катнашчак һәм кешеләрнең гозер-сорауларын тыңлаячак.
Бу сораулар төрле өлкәләргә кагылырга мөмкин. Аларның күбесенә, әлбәттә, хакимият вәкилләре, күпчелек проблемалардан хәбәрдар буларак шәхсән Олег Дәбирович, шунда ук җавап бирәчәк. Ә инде сорау тикшерү, өйрәнү таләп итсә, соңыннан узачак конференцияләрдә җавап алу мөмкинлеге булачак.
Җыелышлар ферваль-март айларында барлык диярлек авылларда да үтәчәк. Бу җыелыр урын булуга бәйле.
- Мәсәлән, Күпербаш, зур авыл булмаса да, аның мәчете бар, халык шунда җыелачак. Кайдадыр җыелышка килүчеләрне мәктәп, китапханә, хәтта ФАП кабул итәчәк. Иң мөһиме - халык килсен һәм үзен борчыганнарны хакимияткә җиткерсен, - ди район Советы секретаре Алексей Горбачев.
Чыннан да уникаль мөмкинлек бит бу. Үзенңе борчыган сорау белән, вакыт һәм акча әрәм итеп, район үзәгенә барып торасы юк. "Район" үзе сезгә килә. Шуңа да кызыклы, актуаль сорауларыгызны әзерләп торыгыз, җәмәгать. Әлбәттә, шәхси сорауларыгыз да читтә калмаячак. Битараф кына булмагыз.
Теглар:җыелыш
Читайте нас