Арлан мәктәбендә «900 дан һәм үлемсезлек көне» дип аталган ватанпәрвәрлек дәресе үткәрдек.
Документаль фильмнан балалар дошман чолгап алган шәһәрнең никадәр батырларча көрәшүе, кешеләрнең чыдамлыгы, Ладога күле аша сузылган “Тормыш юлы” турында белделәр. Ә инде кечкенә Таня Савичеваның язмышы беркемне дә битараф калдырмады. Аның көндәлеге Бөек Ватан сугышының бер символы булып тора бит!
Тагын да укучылар сугыш елларында Арлан һәм Можар авылларында эвакуацияләнгән ленинградлыларның яшәвен дә белделәр. Аларның кайчан һәм ничә кеше килгәнен, бездә никадәр озак торганнарын, кемнәрдә яшәгәннәрен белеп булмый инде, чөнки ул елларның тере шаһитлары калмады диярлек. Әмма шулай да бараз материал тупладык. Моның өчен авылның өлкән кешеләре Мегась Шаптраева, Олина Костина, Татьяна Алексеева, Татьяна Мухачева, Виталий Изибаев белән очраштык. Арлан һәм Можар авылларына эвакуацияләнгәннәрне Яңавыл станциясеннән алып кайтуларын белдек. Авылларда яшәүчеләр бригадирлар кушуы буенча атлар җигеп аларны алып кайткан һәм өй буенча таратканнар. Әлегә ленинградлылар яшәгән тугыз йортны ачыкладык.
Ишеткәннәрдән һәм язып алганнардан шундый нәтиҗәгә килдек: Ленинградтан качаклар безгә эвакуациянең өченче дулкыны белән килгәннәр, шаһитлар әйтүенчә, алар бездә ике кыш яшәгәннәр. Ленинградлылар безгә 1942 елның җәендә яисә көзендә килгән булып чыга. Арлан һәм Можар авыллары халкы оккупацияләнгән территориядә якыннарын һәм йортларын югалткан кешеләрнең кайгысын аңлый: аларга авыр вакытларында ярдәмгә киләләр, үзләрендә булганы белән бүлешәләр.
Шушы истәлекле вакыйгага багышлап китапханәдә үсмерләр арасында “Мин ватанпәрвәр” дип аталган шашка турниры уздырдык.