Кама таңнары
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
1 февраль 2019, 13:42

Лидерлар жыелды

Балалар һәм яшьләр берләшмәләре лидерлары укыды.

Яңа Бөртек мәктәбендә балалар һәм яшьләр берләшмәләре лидерлары укуга җыелды.
Киңәшмәнең беренче өлешендә активистлар "Буыннарны тоташтыручы җеп" дип аталган чарада катнаштылар. Башта кунаклар уңышка ничек ирешүләре турында сөйләсәләр, соңыннан укучылар Русия мәктәп укучылары хәрәкәтенең төп юнәлешләре белән таныштырдалр.
Алга таба лидерлар осталык дәресләрендә катнашып, журналистика, нәфис сүз нигезләренә төшенделәр, туган як тарихы турында күп нәрсә белделәр, табиб килгәнче авыруга ярдәм итүнең төп кагыйдәләре белән таныштылар.
Читайте нас: