Кама таңнары
-1 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Новости
1 февраль 2019, 17:58

Мәктәптә машина йөртергә өйрәнә башлаячаклар

Башкортстанда “Күтәрелеш” мәктәптә белем бирү программасы гамәлгә ашырыла башлаячак.

Башкортстанда гамәлгә ашырыла башлаячак “Күтәрелеш” мәктәптә белем бирү программасы мәктәп тәмамлаучыларга арытаба ярдәм итәчәк өстенлекләр тупланмасы булачак.
- Бик мөһим компетенция - машина йөртү хокукы. Республика күпбалалы һәм аз керемле гаиләләрдәге балаларга, уку отличникларына машина йөртергә өйрәнүдә матди ярдәм күрсәтергә әзер. Аларга без түләүләрне өлешчә яки тулысынча азат итү рәвешендә преференцияләр тәкъдим итәргә әзер. Әгәр бу кабул ителә икән, аны барлык мәктәпләрдә дә кертәчәкбез, — диде Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров бүген "Мәгарифтә күтәрелеш" беренче мәктәп форумындагы чыгышында.
Башкортстан җитәкчесе, шулай ук, барлык балаларны да мәктәптә вальс биергә өйрәтергә тәкъдим итте. Шул ук вакытта, һәр уку елын зур республика вальсы белән тәмамларга мөмкин.
Читайте нас: