Кама таңнары
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
1 февраль 2019, 20:30

Рейтинг үткәрәчәкләр

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров мәктәпләргә рейтинг үткәрергә тәкъдим итте.

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров "Мәгарифтә күтәрелеш" беренче мәктәп белеме форумында грант ярдәме алуга республикада иң яхшы 10 урта белем бирү уку йортын ачыклау өчен рейтинг үткәрергә тәкъдим итте.
Төбәк җитәкчесе фикеренчә, әлеге чара мәктәпләрне үстерүгә ярдәм итәчәк.
- Әгәр укучы имтиханда 100 балл алса, район, шәһәр хакимияте башлыгы, мәктәп директоры аңа ярдәм итәргә тиеш. Ул Мәскәү яки Санкт-Петербург югары уку йортында укысын, әмма киләчәктә алар безнең республикага яшәргә һәм эшләргә кайтсын өчен ярдәм итү һәм кызыксындыру чараларын эшләргә кирәк, — диде Радий Хәбиров.
Республика җитәкчесе мәктәптә барлык укучылар, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлеге чикле балалар өчен дә мөмкинлекләр тигез булырга тиеш дип саный.
Аның фикеренчә, бергәләп мәктәпләрдә волонтерлык хәрәкәтен ныгыту һәм үстерү турында уйларга кирәк.
Фото: "Башинформ" агентлыгы.
Теглар:мәктәп
Читайте нас: