Кама таңнары
+1 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Новости
2 февраль 2019, 16:47

"Мәгариф проблемаларын әти-әниләр белән хәл итәргә кирәк"

"Взлетай" форумында шундый фикер белән чыктылар.

Мәгариф өлкәсе ачык булырга тиеш, шул исәптән, беренче тапкыр узган "Взлетай!" форумында да. Чара барышында төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Ирина Банникова шундый фикер белдерде.
Аның сүзләренә караганда, бу өлкәдә заманча интерактив ысуллар кулланырга, төрле өлкә экспертларын һәм, әлбәттә инде, ата-аналарны җәлеп итәргә кирәк.
- Мондый мәйданчык барлыкка килү бик яхшы, әлбәттә. Әмма мондый чараларда форсайтларны, стратегик сессияләрне күбрәк күрергә, заманча, интерактив форматта эшләргә теләр идек. Мәгарифкә кагылышлы проблемаларны әти-әниләрне җәлеп итмичә хәл итү мөмкин түгел, - дип белдерде Ирина Банникова.
Фото: "Башинформ" сайтыннан.
Читайте нас: