Кама таңнары
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
4 февраль 2019, 12:50

Биш көнлек уку атнасы 1 апрельдән кертелүе ихтимал

Башкортстанда кайбер мәктәпләр 1 апрельдән биш көнлек уку атнасына күчә алачак.

Башкортстанда кайбер мәктәпләр инде 1 апрельдән үк биш көнлек уку атнасына күчә алачак. Бу хакта республиканың мәгариф министры вазыйфасын башкаручы Айбулат Хаҗин «БСТ» телеканалы эфирында белдерде.
- Әлеге мәсьәләне без республика җитәкчесе Радий Хәбиров мәктәпләрдә белем бирүнең яңа форматы игълан иткән вакыттан ук тикшерә башладык.
Беренче чоры инде 1 апрельдән үк башланыр дип планлаштырыла. Ягъни белем бирү оешмаларының дүртенче чиреге башлану белән, мөгаен, биш көнлек режимга күчү ихтималы бар, - диде Айбулат Хаҗин.
Аның сүзләренә караганда, башка мәктәпләр 1 сентябрьдән «биш көнлек»кә күчә алачак.
Мәгариф ведомствосы җитәкчесе, шулай ук, ата-аналар һәм педагогик берләшмәләрнең игътибарын биш көнлек укыту режимына күчү уку предметларының санын киметүне күздә тотмауга юнәлтте.
Әйтергә кирәк, социаль челтәрләрдә ачык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, сораштыруда катнашучыларның 95 проценттан артыгы Башкортстанда биш көнлек уку атнасын кертү өчен тавыш бирде.
Фото: "Башинформ" сайтыннан.
Читайте нас: