Кама таңнары
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
4 февраль 2019, 11:01

Ташламаларны индексацияләүне сорадылар

Авыл укытучылары торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләү ташламасын индексацияләүне сорады.

Аз комплектлы авыл мәктәпләренең матди-техник базасын ныгыту һәм авылда эшләүче укытучыларга финанс ярдәме кадрлар белән хәлне яхшыртырга һәм федераль белем бирү стандартларын тормышка ашырырга ярдәм итәчәк. Бу хакта укытучылар "Взлетай!" форумында сөйләде.
2нче Борай гимназиясе директоры Алик Усаев Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировка "Авыл укытучысы" проектын гамәлгә керткәннәре өчен рәхмәт белдерде, аның кысаларында иң яхшы йөз укытучы 600 мең сумлык грант алачак. Әлеге программа уңышка ирешсен өчен яшь белгеч йорт төзи алырлык җир бүлеп бирү дә кирәк.
Шулай ук укытучылар торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләү ташламасын индексацияләүне дә сорады.
- Муниципалитетлар башлыкларының җир буенча йөкләмәләре шактый күп, алар инде участокларны, мәсәлән, күп балалы гаиләләргә, табибларга бүлеп бирергә тиеш. Бездә җир чыннан да күп, әмма барысы да төзелешкә туры килми. Торак-коммуналь хуҗалык һәм җан башына финанслау буенча ташламаларны индексацияләүгә килгәндә, мин Финанс министрлыгына бюджетның агымдагы мөмкинлекләрен карау өчен йөкләмә бирәм. Әлбәттә, барысы да яхшырак яшәсен иде. Авыл мәктәбенә ярдәм итәчәкбез, чөнки күп кенә кече авылларда ул бердәнбер иҗтимагый һәм мәдәни үзәк, - дип җавап бирде Радий Хәбиров.
Читайте нас: