Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров кушуы буенча, быел күпфатирлы йортларда подъездларны ремонтлау буенча республика программасы эшли башлады.
Программа 2019-2024 елларга исәпләнгән. Аның кысаларында кирәк булган подъездларда ишекләрне, тәрәзәләрне, беренче катларда плиткаларны алыштырачаклар. Яңа почта тартмалары куелачак, проводларны коробкаларга яшерәчәкләр, лампочкаларны энергия саклаучы яткырткычларга алыштырачаклар, азактан – агарту, буяу эшләре булачак.
Краснокама районы буенча 2019 елда ремонтланачак подъездлар исемлегенә Николо-Березовка һәм Куян авылларыннан өчәр йорт кергән. Район үзәгендә бу Юл урамындагы 34, 36, 40/5нче санлы йортлар. Ә Куян авылында - Урман урамы, 13, Комсомол урамы, 24 һәм Парк урамы, 11нче санлы йортлар.