Алдан кабатламыйча чыгыш ясарга туры килсә дә, кызлар бик матур һәм оста биеделәр. Нәтиҗәдә стэп-аэробикада 5-7 һәм 8-10 яшьлекләр арасында кызлар беренче урыннарны алдылар. 8-10 яшьлекләр арасында аэробика петитта икенче урынга чыктылар. 11-13 яшьлек кызларыбыз степ петитта дүртенчедә генә булдылар, әмма район данын ил дәрәҗәсендә яклау хокукын алдылар.