Кама таңнары
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
6 февраль 2019, 15:18

Суыклар саклана әле

Атна азагына һава торышы шулайрак фаразлана.

Бүген республикада кар явуы, җиңелчә буран чыгуы, юлларга кар саруы көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан, талгын. Һава температурасы төнлә -16…-21°С, көнбатышта -23…-28°С, урыны белән -33°С, көндез -10…-15°С, көнбатышта -20°С.
Иртәгә төнлә бераз кар явачак, җил көньяк-көнчыгыштан талгын исәчәк. Һава температурасы -16…-21°С, аязытканда -25…-30°С булачак. Көндез бераз кар явачак, урыны белән җиңелчә буран чыгачак, дип хәбәр итә синоптиклар. Һава температурасы -8…-13°, көнчыгышта -20°С.
8 февральдә кар явачак, урыны белән буран чыгачак. Һава температурасы төнлә -11…-16°С, көнчыгышта -21°С, көндез -7…-12°С, көнбатышта -17°С булачак дип фаразлана.
Читайте нас: