Куян урта мәктәбендә Башкортстан Республикасы Кече Фәннәр Академиясе кысаларында мәктәп укучыларының фәнни-тикшеренү эшләре республика конкурсының район этабы узды.
Район этабында катнашуга барлыгы 65 эш җибәрелгән иде, шуларның 55е сайлап алынды.
Гадәттәгечә, башлангыч сыйныфларда укучылар активлык күрсәтте. Алар гипотезалар раслады, тәҗрибәләр куйды һәм жюри алдында үзләрен бик кыю тоттылар.
Тикшеренү эшләре конкурсында катнашучыларның барысына да сертификат бирелде, ә җиңүчеләр һәм призерларга дипломнар тапшырылды. Җиңүчеләрнең эшләре Уфага конкурсның республика этабында катнашуга җибәреләчәк.