Кама таңнары
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
7 февраль 2019, 17:15

Очрашу урыны - филармония

Район үзен тәкъдим итәргә әзерләнә.

Узган атнада республиканың 100 еллыгына багышланган «Башкортстан тарихы битләре буенча» республика фестиваль-марафоны кысаларында район презентациясенә әзерләнү һәм үткәрү буенча оештыру комитетының чираттагы утырышы үтте.
Утырышны район хакимияте башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Олег Гыйльфанов алып барды. Мәдәният бүлеге начальнигы Эльвира Махатаева әзерлек эшләре барышы турында сөйләде. Ул Әлшәй районының шундый ук презентациясендә булып, аннан алган тәэссоратлары белән уртаклашты. Район делегациясе, анда баргач, күргәзмә урнаштырыр өчен якынча урыннар карап куйды, хезмәттәшләре чыгышларының уңай якларын һәм җитешсезлекләрен билгеләде, үзләре өчен нәтиҗәләр ясады.
Ачыклануынча, иң авыры транспорт проблемасы булачак. Алдан билгеләнүенчә, башкалага районнан 250 кеше барачак, шуларның 80е – балалар. Моның өчен берничә автобус кирәк булачак. Өстәвенә, балалар өчен махсуслаштырылган транспорт кирәк.
Тагын бер зур проблема – тамашачылар җыю. Чөнки Уфада безнең якташларыбыз ул тикле күп түгел: Мәскәүнең Кремль сараенда краснокамалыларны күбрәк җыеп булыр иде. Шулай булуга карамастан, уфалылар арасында Краснокама җиреннән чыгучылар да аз түгел. Һич югында, 600 урынлык филармония залын тутырырга җитә. Шуңа күрә, зинһар, хәзердән үк Уфада яшәүче үзегезнең туганнарыгыз, балаларыгыз, танышларыгыз һәм дусларыгызны кисәтеп куегыз: крансокамалыларның очрашу урыны – Уфа шәһәре филармониясе, очрашу вакыты – 28 февраль.
Читайте нас: