Кама таңнары
+28 °С
Болытлы
Новости
7 февраль 2019, 13:00

Тимераякта җилдерделәр

Тимераякта шуу буенча спорт эстафетасы үтте.

Шушнур авылында тимераякта шуу буенча «Безнең ышаныч бозы» спорт эстафетасы үтте.
Ярышлар 10-15 һәм 17-29 яшьлек балалар арасында оештырылды. Урамда салкынча булуына карамастан, барлык катнашучылар да актив булды. Масс-старт кагыйдәләре буенча, беренче түгәрәкне күнегү өчен үтәләр, ә аннары инде бар көчләренә шуалар - монда да үз көчеңне бөтен дистанциягә дөрес бүләргә кирәк. Нәтиҗәләрне ике тапкыр: трасса уртасында һәм азагында үлчәделәр. Арадагы финишта 1, 2, 3нче урыннарны алырга һәм очколар җыярга мөмкин иде.
Жюри урыннар билгеләмәде, ә барысына да азакта җиңүче исеме «бирде».
Читайте нас