Кама таңнары
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
8 февраль 2019, 14:51

Иң яхшыларны бүләкләделәр

«Мәгарифтәге уңышлар» исеме астында тантаналы чара үтте.

Николо-Березовка мәктәбе базасында «Мәгарифтәге уңышлар» исеме астында тантаналы чара үтте. Бу район мәктәпләре укучыларын – бөтенрусия, республика конкурсларында, фәнни-гамәли конференцияләрендә җиңүчеләрне һәм аларның педагогларын - бүләкләү тантанасы булды.
Тантанага районга һәм үзенең мәктәбенә дан һәм мактау китергән укучылар һәм укытучылар чакырылды. Чарада катнашучыларны район мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Хафизов котлады. Ул укучыларның бүгенге уңышы – укучылар һәм укытучыларның тырыш хезмәтләре нәтиҗәсе булуын билгеләде. Илдус Идерисович барлык катншаучыларга да тырышлыклары, белем һәм тәрбия бирүгә иҗади караулары өчен рәхмәт белдерде.
Шулай ук бүләкләү тантанасында районның «Бердәм дежур-диспетчер хезмәте» муниципаль бюджет учреждениесе начальнигы Салават Фәттахов, район Советы депутаты Рима Фабер чыгыш ясадылар.
Текст һәм фото: krasnokamaroo.ru сайтыннан.
Читайте нас: