Юлда йөрү кагыйдәләрен иң шаян һәм тапкыр белүчеләр исеменә көрәшер өчен республиканың төньяк-көнбатыш төбәгеннән 12 команда җыелды. Безнең район данын район конкурсында җиңеп чыккан Яңа Кабан мәктәбе командасы яклады. «Юл корольләре» командасы (җитәкчесе Ф.Фатихова) ярымфиналда авыл командалары арасында өченче урынны алды.